60 ел… 60 ел бергә… 60 ел бергә гөмергә… Бриллиант туй… Әйе, бүген Богдан авыл клубында туй уздырдык! Фәрит Сәлих улы һәм Сания Сәит кызы Хәсәновларның 60 ел бергә яшәүләренә багышланган иде бүгенге чара. Иң якын кешеләре – балалары, оныклары, бертуганнары, дуслары, күршеләре һәм аларны якын иткән авылдашлары белән узды бу очрашу. Шул хәтле җылы, матур, үзләре кебек гади барды бүгенге кичә, чөнки алар үзләре шул хәтле туган җанлы, гади кешеләр. Фәрит Сәлих улы ямьле Богдан авылында җиде балалы гаиләдә дүртенчесе булып дөньяга килә. Шул авыл мәктәбендә 7 класс тәмамлап дөнья йөге тәртәсенә җигелә: плотник, комбайнчы, төрле эшләрдә эшли. Ә Сания апага нибары 5 класс гына укырга туры килә, 12 яшьлек кыз өч ел Свердловск өлкәсендә җәен торфыда эшли, кышын сарык карый. Соңыннан Сарыкүлгә менеп ике ел чучка карый, төрле эшләр башкара. Хаклы ялга чыкканчы “Россия” колхозында (хәзер ООО “Фрунзе”) көч салалар Хәсәновлар. Авыр булса да, ул вакытларын шул хәтле ихлас, татлы итеп искә ала алар.
1963 елның 6 сентябрендә гаилә корып, бербөтен булып яши башлыйлар. Өч ул (кызганыч, беренче уллары Роберт фаҗигале үлгән) һәм ике кызга гомер биреп олы тормышка бастыралар. Барысыда күркәм гаилә корып яшиләр, тормыш көтәләр, балалар үстерәләр. Фәрит абый, Сания апа, бер – берегезгә терәк булып тормыш юлыннан бергә баруыгызны дәвам итегез! Балаларыгызның, якыннарыгызның кадер – хөрмәтенә төренеп, исәнлектә – саулыкта яшәргә насыйп булсын!
#Трезвоесело2023БогдановоБалтачевский




































