«

»

“Олыласаң олыны – олыларлар үзеңне”

Өлкәннәр һәм укытучылар көннәре уңаеннан Богдан авыл клубында “Олыласаң олыны – олыларлар үзеңне” – дигән тема астында бәйрәм уздырылды. Очрашуга килгәннәр Иске Тимкә мәктәбе укучылары тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концертын карадылар. Балаларның матур чыгышларын сөенеп, алкышлап кабул иттеләр. Соңыннан бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Өлкәннәребез үзләренең яшь чакларын искә алып җырлар суздылар.
“Матур һәм күңелле очрашуны оештыручыларга зур рәхмәтләр! Исән-имин булыйк! Безгә тагын бер елдан очрашырга язсын!”, – диеп күтәренке кәеф белән таралышты апалар.