«

»

Богданда Мәүлид һәм олы буын вәкилләре бәйрәме

Бүген, 1 октябрь көнне, Богдан авылында да Мәүлид бәйрәме узды. Салаватлар, догалар, вәгазьләр укылды, мәүлид әйтелде.
Богдан авыл җирлеге башлыгы Нияз Рәүит улы олы буын вәкилләрен бәйрәм белән котлап узды һәм таза, исән, сау булуларын теләде.
Мәүлид бәйрәменең өстәле Руслан Әнгәм улы һәм Рәгилә Фәрит кызы Шәйнуровлар биргән, Данил Дамир улы Зариповның кырыгына җыелган хәер акчаларына, һәмдә бәйрәмдә катнашучылар үзләре пешереп алып килгән ризыклар белән әзерләнде.