Хөрмәтле авылдашлар! Кадерле кунаклар!
Халкыбызның милли бәйрәме мөбәрәк булсын! Сезне ярышларда, конкурсларда катнашырга чакырабыз һәм күңелле ял телибез!
12.00 сәг. „Сабантуй-2019” халык бәйрәмен тантаналы ачу.
13.00 сәг. Спортның милли төрләре, халык уеннары һәм ярышлары:
– милли көрәш;
– җиңел атлетика: озынлыкка сикерү (ир-егетләр, хатын-кызлар), биеклеккә сикерү (ир-егетләр, хатын-кызлар);
– ир-егетләр арасында гер спорты.;
– хатын-кызлар арасында гер спорты.;
– волейбол (ир-егетләр);
– халык уеннары һәм ярышлары: вертикаль баганага үрмәләү, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, авыш баганага менү, бүрәнә өстендә капчык белән сугышу, бүләкләр кисү, йомырка салынган кашыкны авызга кабып йөгерү.
Җыр һәм бию конкурслары.
































